“Көзге урманга сәяхәт” – ДКУ “Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты”

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

2021-нче елның 29-нчеы сентябрь көнне ДКУ “Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты” тәрбиячесе Эзекова Э.Р. “Көзге урманга сәяхәт” үткәрде.

Максат: көзге урманның матурлыгын күрә белергә өйрәтү; табигатькә, тереклек ияләренә сак караш тәрбияләү; урманда балаларны бергәләп, сак йөрергә өйрәтү.

Менә алтын көз дә килеп җитте. Көзге урманга бер барып кайтуың ни тора.

Бүген Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар тәрбияче Эзекова Э.Р. белән көзге урманга эксурсиягә бардылар.

Көзнең бу күүз явын алырлык матурлыгын истә калдырасы килә. Әмма алтын көз кыска шул.

Балалар көзге яфраклардан букетлар җыеп, табигатькә сокланып йөрделәр. Бу алтынсу, кызгылт яфраклар хуш исле иделәр. Балалар аларны иснәп күңелләрен юаттылар.

Инде яфраклар җир өстенә, төсен югалткан чирәмгә акрын гына төшәләр. Җил исеп киткәч, төрле төстәге яфраклар яңгыры башлана. Көзнең сихри бер мизгеле...

Балалр яфраклар белән уйнадылар, агачларның исемнәрен әйтеп чыктылар, “Кем күбрәк агач исеме белә” дигән уен уйнадылар.

Бүгенге экскурсия балалрга бик ошады. Ул сабыйларның күңелендә якты эз калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International