Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкатович «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат –йорты» хезмәткәрләре белән гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә әңгәмә үткәрде.
5 октябрь көнне Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗина Эльмира Габдулхак кызы, «Радость» комплекслы үзәк белгечләре белән берлектә, өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган гаиләгә бардылар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина өлкәннәр көненә багышланган «Картларым сез минем, картларым» дигән чара үткәрде. 4 октябрь көнне 10 нчы социаль участогында узган чара 12 балигъ булмаган бала өчен үткәрелде.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 4 нче октябрь көнне 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Яраткан әбиләребезгә открытка» дигән темага мастер – класс үткәрде. Әлеге чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Бөтендөнья өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста»гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина 2 нче санлы социаль участокта котлау чарасы үткәрде. «Веста» үзәге балалары котлау открыткалары әзерләделәр һәм 3 өлкәнне котладылар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Ләйсән Суниева һәм Эльза Сәмигуллина 2 нче октябрьдә ял көне клубы кысаларында Альфа мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Хайваннар дөньясында» дигән чара уздырдылар. Әлеге чарага «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтелүче 18 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре үзләренең ялларын бизәргә һәм уңай тормыш җайланмаларын формалаштырырга килделәр.
5 октябрь конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “ Яраткан укытучыма китап очен кыстыргыч” дигән темага дәрес үткәрде.
Октябрьнең беренче көннәрендә бөтен дөньяда әби-бабайларының хәлен белеп бәйрәм белән котлау кабул ителгән. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең «Игелек буыны» иреклеләр отряды да шундый мөһим көннән читтә калмады. Белгеч Марта Камалова 12 нче микрорайон территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Алевтина Назарова белән берлектә Бреднева Зоя Петровнага котлаулар белән килделәр. Үткәрелгән акциянең максаты-өлкән буынга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм 8 балигъ булмаган бала 1 октябрьдә «Чәй табыны артында» дигән бәйрәм чарасы уздырдылар. 12 нче социаль участогында оештырылган чара Бөтендөнья өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында узды.