«Үзгәрешләр җиле»

2021 елның 1 октябре, җомга

«Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында 30 нчы сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр һәм куркыныч төркеменә кергән балалар белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече белән очрашу оештырды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында узган чара яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнешне хәл итүдә ярдәмгә юнәлдерелгән иде.

Дәрес башында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Альманова Валентина Николаевна яшүсмерләр белән «Ориентация» дигән һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрде. Әңгәмә барышында белгеч яшүсмерләргә һөнәр сайлау - һәр яшь кеше алдында торган җитди адымнарның берсе икәнен әйтеп үтте. Сайлаган һөнәр аның мәнфәгатьләренә һәм сәләтләренә җавап бирәме, хезмәт базарында ихтыяҗ бармы, карьера үсеше өчен мөмкинлекләр бармы юкмы икәнлеге турында аңлатты. 16 яшьтән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә учетка басарга һәм уку курсы бушлай узарга мөмкин булуы турында да әйтеп үтелде.

Дәрес ахырында яшүсмерләр эшче һөнәрләр турында мультфильмнар карадылар һәм «Минем һөнәрем - минем киләчәк», «Түбән Камада карьера маршрутлары» дигән мәгълүмати брошюралар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International