28 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында «Кәгазьдән тәҗрибәләр һәм экспериментлар» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес 10 нчы социаль участокта «Почемучкалар» түгәрәгендә узды.
Төркемле дәрес башында катнашучылар кәгазьнең барлыкка килү тарихы, аның үзенчәлекләре һәм куллану өлкәсе белән таныштылар. Алга таба төрле төр кәгазь кулланып тәҗрибәләр үткәрелде. Балалар кәгазьнең корылышы, үзенчәлекләре буенча төрлечә булуы, җиңел өзелеп китүчедән булуы, авыр предметларны да тотып кала алуы, аның ярдәме белән Чкоелучы материалларны да урыннан урынга күчерергә, хәтта нык күпер ясарга мөмкин булуы турында белделәр. Балалар зур кызыксыну белән кәгазь белән тәҗрибәләр үткәрделәр, ясалган экспериментлардан канәгать калдылар.
Дәрестә катнашкан 10 балигъ булмаган бала, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар дәрестә анализларга һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәнде, логик фикерләүне, танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерде.