«Үз-үзеңдә драконны җиңәргә»

2021 елның 1 октябре, җомга

30 нчы сентябрь көнне балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аңлауга ориентир» курсы кысаларында «Үз-үзеңдә драконны җиңәргә» дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән иде.

Дәрес барышында балалар «Өчкә кадәр исәп», «Крестиклар һәм ноликлар», «Фил-жираф-крокодил», «Аждаһа-принцесса-самурай», «Пар табарга», «Аркадагы комплиментлар» күнегүләрен үтәделәр.

Очрашу ахырында һәр бала үзенең кичерешләрен әйтте, дәрес вакытында туган уйлары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International