2021 елның 1 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Комплементлар көненә багышланган акция уздырдылар.
Бүген балалар, язның беренче конендә тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлимовна җитәкчелегендә “Яз” темасына нигезләнеп, кәгазьдән аппликация ясадылар.
2021 нче елның 25 нче феврале көнне «Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 6 бала өчен «Хәрәкәт һәм координация үсеше» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәтләрне билгеле бер музыкага дөрес итеп кабатларга, үзара аңлашуны һәм үзара бәйләнешне үстерергә өйрәтү.
2021 нче елның 25 нче феврале көнне "Үзгәрешләр җиле" клубы эше кысаларында Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская хокук бозу кылган 8 балигъ булмаган яшүсмер һәм риск төркеме балалары өчен “Без тыңлый беләбезме?” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрдә әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, яшьтәшләре арасында толерант мөнәсәбәтләр культурасын формалаштыру.
Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында 2021 нче елның 26 нчы феврале көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 15 нче санлы социаль участокта 10 балигъ булмаган бала өчен «Бу кызыклы фән» дигән чара үткәрде. Максат: Россия фәне турында күзаллауны формалаштыру, танып-белү эшчәнлеген үстерү.
Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында 2021 нче елның 25 нче феврале көнне 13 нче социаль участогында Түбән Каманың «Веста»Үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 21 балигъ булмаган бала өчен галим Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган «Нобель лауреаты А.Д. Сахаров» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: шәхес һәм үз иленең лаеклы гражданины булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләү.
Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «FIT-5» программасы буенча дәрес узган.
Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 2021 нче елның 25 нче феврале көнне “Ариадна җебе” рограммасы кысаларында 12 балигъ булмаган бала арасында «Мин һәм минем гаиләм» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны гаилә кыйммәтләрен аңлауга юнәлтү, балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү.
2021 елның 28 февралендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипова Фәния Зариф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Глава Балтасинского муниципального района Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Кара-Күл» җәмгыятенең элекеге директоры Фирдәүсә Фәрхетдиновалар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны, шәһәр җирлеге исеменнән дә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Телем – язмышым һәм тарихым" дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрделәр.