«Нобель лауреаты А.Д. Сахаров»

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында 2021 нче елның 25 нче феврале көнне 13 нче социаль участогында Түбән Каманың «Веста»Үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 21 балигъ булмаган бала өчен галим Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган «Нобель лауреаты А.Д. Сахаров» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: шәхес һәм үз иленең лаеклы гражданины булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләү.

Белгеч сөйләвеннән балалар водород бомбасын булдыручыларның берсе, танылган физик, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, СССР ның халык депутаты, соңгысына кадәр Ватанга һәм халыкка хезмәт итү эшенә үз көчләрен биргән Андрей Сахаровның тормышыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Аннары ишеткәннәр турында фикер алышу булды. Балалар бөек галимнең ихтыяр көче һәм ныклыгы белән гаҗәпләнделәр, аның акылына сокландылар, кыюлыгы белән горурландылар. Соңыннан белгеч балалардан: “Шәхес булыр өчен һәм үз иленең лаеклы гражданины булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” дип сорады. Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар: күп укырга, кыенлыклардан курыкмаска, һәрвакыт үз максатыңа ирешергә, үз илеңнең патриоты булырга кирәк, кебек җаваплар яңгырады.

Әлеге дәрес балаларда Россиянең бөек кешеләре белән тере кызыксынуны, танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыкны үстерергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International