Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «FIT-5» программасы буенча дәрес узган.
"FIT-5"программасы-физик активлык, дөрес туклану һәм су балансын саклау планы. Ул сәламәтлекне, физик форманы яхшыртырга, үз мөмкинлекләренең максималь дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итә.
Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар. Барлык катнашучылар да уңай энергия һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.