Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 2021 нче елның 25 нче феврале көнне “Ариадна җебе” рограммасы кысаларында 12 балигъ булмаган бала арасында «Мин һәм минем гаиләм» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны гаилә кыйммәтләрен аңлауга юнәлтү, балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү.
Дәрестә белгеч гаилә турында әңгәмә үткәрде: “Нәрсә ул гаилә? Аңа кем керә? Ул кешегә нәрсә бирә?”. Шулай ук балалар белән бергә бәхетле гаилә дигән сүз турында да сөйләштеләр. Балалар үзләренең якыннары өчен нәрсә эшли алуы турында сөйләделәр: ата-аналарга ярдәм итәргә, аларга карата ихтирамлы булырга, кече яшьтәге балаларны кайгыртырга, өйдә ярдәм итәргә һ.б. аннары балаларга гаилә әгъзалары, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләргә тәкъдим ителде. Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре, мавыгулары турында сөйләделәр. Күпләр спорт, рәсем ясау, кул эшләре белән мавыга икән.
Дәрес ахырында гаилә-ул безнең туганнарыбыз, бергә яшәүче, бер-берсен яратучы һәм бер-берсен кайгыртучы кешеләр дигән нәтиҗә ясалды. Үз гаиләңне бәла - казалардан сакларга кирәк.