ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе
2021 елның 2 март Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан «Язгы кәеф» рәсем конкурсы.

 Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында    Кәгазь салфеткалардан Аппликация.

2021 нче елның 2 нче мартында Тукай районы “Шәфкать”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г. И. “Оригами” программасын тормышка ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның интеллектуаль һәм эстетик үсеше максатыннан «Гөл» дигән темага дәрес үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге   булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен “ Ягез эле, кызлар!” дигән темага чара үткәрде. 


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 26 февралендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегендә Социаль яклау идарәсе, Сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча мәгълүмати киңәшмәдә катнаштылар (катнашучылар – 15 кеше).

2021 елның 27 февралендә шәфкать туташы Гильманова Т.А. балаларга бөтен организм эшенә хәрәкәт йөкләнешенең ничек тәэсир итүен аңлату максаты белән мәктәп яшендәге балалар белән сәламәт яшәү рәвеше буенча «Хәрәкәт-ул тормыш» дигән чара үткәрде.

26.02.20021 елда хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н.12-16 яшьлек балалар белән дәрес үткәрде.

Максаты: тәрбияләнүчеләрне камыр төрләре һәм аны әзерләү ысуллары белән таныштыру. Төче камырны болгатырга  һәм аннан мантылар әзерләргә өйрәтергә. Дәрестә 6 кеше катнашты.

 Дуслардан мастер-класс

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  1нче мартта «Эврика» мәдәни-күңел ачу үзәгенең педагоглары Әхмәтова Р.З., Буравова Р. В. «Куяннар-сикерчекләр» дигән темага мастер-класс үткәрделәр, анда 12 инвалид бала катнашты.

 Балаларны мультфильм геройлары Розочка һәм Смурфета сәламләделәр, алар реабилитантларга күңелле куяннарны ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп эшкә тотындылар һәм һәрберсе  үз куянын кәгазьдән ясады.

 

Әгәр Сез өлкән яшьтә икәнсез, сәламәтлегегез һәм социаль хәлегез белән төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль башкара алмасагыз, ялгыз яшәп туганнарыгыздан ярдәм булмаса, яисә ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кеше һәм гаилә турында ишетсәгез                            

Түбәндәге адреска мөрәҗәгать итегез: 

- Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 2 нче йортта урнашкан ТР Хезмәт, халыкны эш белэн тәэмин итү һэм соцаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге.

«Бала хокуклар дөньясында» хокукый тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәрес үткәрделәр. Дәреснең темасы – «Минем гаиләм».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International