“Без тыңлый беләбезме?”

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 нче елның 25 нче феврале көнне "Үзгәрешләр җиле" клубы эше кысаларында Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская хокук бозу кылган 8 балигъ булмаган яшүсмер һәм риск төркеме балалары өчен “Без тыңлый беләбезме?” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрдә әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, яшьтәшләре арасында толерант мөнәсәбәтләр культурасын формалаштыру.

Дәрес башында, яшүсмерләрнең коммуникатив күнекмәләрен өйрәнү өчен, «Сез тыңлый беләсезме?» дигән тест үткәрелде. Тикшеренү нәтиҗәсендә катнашучыларның 60% ы, фразаны тыңламый торып, әңгәмәдәшен өзә, аз гына процент (30%) тыңлый гына түгел, ә иптәшләренә авыр минутларда ярдәм итә беләләр,10% җавап сайлый алмаган булып чыкты.

Шуңа күрә белгеч яшүсмерләргә бер-берсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә нәрсә комачаулый икәнен аңлатты һәм бер-берең белән ничек аралашырга кирәклеге турында киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International