Бүген балалар, язның беренче конендә тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлимовна җитәкчелегендә “Яз” темасына нигезләнеп, кәгазьдән аппликация ясадылар. Бүген 1 март –язның беренче көне. Ниһаять, карлы-буранлы, салкын кыш та артта калды. Ә яз ул–табигатьнең яңарыш кичергән мәле. Борынгылар кырыс кыш, аның бураннары һәм салкыннары белән бергә бәхетсез¬лекләр, авырулар да китә, алмашка шатлык, уңышлар һәм бәрәкәт килә дип юраганнар. Шөгыльгә тубәндәге максатлар куелды:балаларның яз турындагы белемнәрен тирәнәйтү;кул чуклары моторикасын ныгыту һәм матурлык тәрбияләү. Шөгыльдә 10 бала катнашты. Шөгыль яз турында презентация карау белән белән башланып китте. Балалар кәгазьне ябыштыру юлы белән чәчәкләр ясадылар. Балалар ясаган чәчкәләр искиткеч матур килеп чыктылар. Чөнки, аларга балаларнын йөрәк җылысы һәм зур тырышлык куелган.