ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Светлана Ежова балигъ булмаган балалар арасында «Аңлауга ориентир» курсы кысаларында 5 балигъ булмаган бала арасында «Үз гамәлләреңә ирекле контрольне үстерү» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты: социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарда социаль яктан яраклы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру. 

2021 нче елның 25 нче феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль эш буенча белгеч Марина Вахрушева 12 бала арасында «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләр арасында медиакультураны формалаштыру” технологиясе кысасында «Медиа мэйнстримында» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: медиа җибәргән хәбәрләргә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, медиапродукциянең типик темаларын өйрәнү һәм җәмгыять өчен һәм шәхсән һәр катнашучы өчен мөһим булган темаларны анализлау.

Бүген җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмиятле бурычларның берсе, һичшиксез, яшьләр арасында җинаятьләрне киметү юлларын эзләү һәм аларны профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттыру.

Хокук бозуларның арта барган дулкынына каршы көрәшү өчен, яшүсмерләр арасында күбрәк агарту һәм профилактика эшләре алып барырга кирәк. Нәкъ менә шул максаттан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы тарафыннан, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау атналыгына багышланган чаралар кысаларында,  6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында тренинг элементлары белән дәрес үткәрелде.

Һәр кешенең сәламәтлеге бәяләп бетергесез байлык. Һәрберебезгә көчле һәм сәламәт булу, мөмкин кадәр озаграк хәрәкәтчәнлекне, дәртне, энергияне саклап калу һәм озын гомерле булу теләге хас.

        2021 елның 26 февралендә Биктәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Михайлова Анна Романовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

        Балтач муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов, җаваплылылыгы чикләнгән “Татарстан” җәмгыяте директоры  Айнур Нотфуллиннар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.


27
февраль, 2021 ел
шимбә

   Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына чаралар үткәрү кысаларында һәм мәдәни-тарихи мирасны саклау, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне үзләштерү максатыннан, Ормышлы авылы социаль хезмәткәрләре мәдәният идарәсе белән берлектә «Туган телдә дәшсәм генә, туган телем мине аңлар» лозунгы астында очрашу үткәрделәр.

2021 нче елның 25 нче февралендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл “Благодарение” фонды һәм АНОСЛОВ “Мин булдырам”  белән берлектә “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган “Социаль ярдәм” проекты кысаларында, “Эбру. Үзенчәлекле чәчәкләр” дип исемләнгән төркемле дәрес үткэрде.


26
февраль, 2021 ел
җомга

  2021нче елның 26нчы феврале көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. “Күңелле балачак илендә” дигән темага әкиятләр уку оештырды.

  Максат: - балаларның әкиятләр турындагы белемнәрен ныгыту;

  -әкият геройларын тану, аларга карата дустанә мөнәсәбәт тәрбяләү;

 - китапка карата кызыксыну уяту.

"Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу" проектын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районының «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Сәйфуллина А.М. , өйдә хезмәт күрсәтү булекчәсе мөдире Исмәгыйлова Г.Р. Исламова Гөлфия тәрбиясендә яшәүче Алевтина Кузнецова янына бардылар. 

26 нчы февраль көнне, Сәламәтлек саклау программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә  «Сәламәт тешләр» дигән сәламәтлек дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International