2021 елның 1 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Комплементлар көненә багышланган акция уздырдылар.
Балалар әти – әниләр ярдәмендә үз куллары белән комплемент конвертлары ясадылар. Әлеге чараның максаты булып иптәшләренә һәм педагогларга карата мәхәббәт һәм мәрхәмәт тәрбияләү торды. Балалар матур теләкләр язылган хатлар әзерләделәр һәм “Астра” үзәгендәге педагогларга, башка балаларга хатлар тараттылар. Шушындый акцияләр уздыру, балалар өчен уңай энергия бирә һәм һәр балада җаваплылык тудыра.