2021 нче елның 25 нче феврале көнне «Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 6 бала өчен «Хәрәкәт һәм координация үсеше» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәтләрне билгеле бер музыкага дөрес итеп кабатларга, үзара аңлашуны һәм үзара бәйләнешне үстерергә өйрәтү.
Балалар белән эшләүдә музыкаль-ритмик уеннар мөһим роль уйный, бигрәк тә табигый иҗат сәләтләре булмаган балалар өчен. Хәрәкәтне координацияләү һәм юнәлеш алу хисен үстерү өчен катнашучылар белән «Ква - Ква» дип исемләнгән җыр-инсценировка рәвешендә күнегү үткәрелде. Аннан соң балалар «Кама» уенында катнаштылар.
Төркемле дәрес позитив узды. Балаларның хәрәкәтләре кабатлаган саен ышанычлы, ритмлы һәм эмоциональ була бара.