"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Телем – язмышым һәм тарихым" дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрделәр.
Чараның максаты: туган телне, милли мәдәниятне, республиканың һәр халкының үзенчәлеген һәм милләтара дуслыкны саклау һәм үстерү.
Һәр халыкның үз теле, тарихы, гореф-гадәтләре бар һәм алар ата-бабаларыбызның тормышы турында хәтер саклый. Нәкъ менә шул халкыбызның мәдәни байлыгын без киләчәк буыннарга тапшырырга, сакларга һәм үстерергә, шулай ук республикабызның күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгытырга тиешбез.
Белгечләр чараны рус һәм татар телләрендә милли киемнәрдә алып бардылар. Катнашучылар үз туган телен белү буенча биремнәр һәм сораулар алдылар, табышмаклар чиштеләр, халык уеннарын искә төшерделәр һәм баян моңына кушылып халык җырларын җырладылар. Социаль хезмәт алучыларга шигырьләрне үзләре сайлап алып, төрле телләрдә укырга бирем бирделәр. Катнашучыларның берсе мари телендә шигырь укып кына калмыйча, оста итеп аны рус теленә дә тәрҗемә итте. Аларның «бау» исемле бию көен ишеткәч, ул әлеге биюнең хәрәкәтләрен күрсәтеп, катнашучыларны “бау үрергә” җәлеп итте. Бу, риваять буенча, явыз рухлардан саклануны, ә тыпырдап һәм дробьләр белән бию авыруларны куып чыгаруны аңлатуы турында белү һәркемгә кызыклы булды.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларны бәйрәмнең рухи атмосферасына җәлеп итеп, күпмилләтле халкыбыз өчен горурлык тойгысы һәм шатлыклы минутлар бүләк иттеләр.
Чарада егерме биш кеше катнашты.