ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Әйдәгез тату яшик» программасы кысаларында «Веста» үзәгенең социаль педагогы Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтелүче 12 балигъ булмаган бала арасында «Уйла, хыяллан, фикерлә» дигән дәрес үткәрде. Максат-балаларның танып-белү мотивациясен формалаштыру. 

    Алабуга шәһәренең “Доверие” халлыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ел саен Россия көненә багышланган чаралар уздыра. Бу чараларның максаты – балаларны бу бәйрәм белән таныштыру, аларда пстриотизм һәм толерантлык хисләре тәрбияләү.

2019 елның  13  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сулыкларда ничек үз – үзеңне дөрес тотарга” дигән шөгыль  булып узды.

    «Хыял» балалар  приютында тәрбияләнүчеләр өчен хәйриячеләр бик кызыклы чара үткәрделәр.        

11 июнь көнне, “Россия көне”н бәйрәм итү уңаеннан, “Юлдаш"  Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен белгечләр «Русьтән Россиягә кадәр» дип аталган тарихи квест уздырды.

2019 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләевны Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үткән Россия көненә багышланган тантаналы чарага озатып бардылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре шәһәр учреждениеләре белән  мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.

2019 елның 11 июнендә Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендә социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

 

Россия көне

         Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта гражданлык тынычлыгы, закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең үзара килешеп яшәвен пропагандалаучы берничә чара үткәрелде.

       

  Унынчы июнең 2019 елныда «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Мифтахова Г.И. Кукмара үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә Россия көненә багышланган чара үткәрде. Россия көне-азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең ризалык бәйрәме. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International