"Веста" Үзәгендә «Уйла, хыяллан, фикерлә» дигән дәрес үтте

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

«Әйдәгез тату яшик» программасы кысаларында «Веста» үзәгенең социаль педагогы Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтелүче 12 балигъ булмаган бала арасында «Уйла, хыяллан, фикерлә» дигән дәрес үткәрде. Максат-балаларның танып-белү мотивациясен формалаштыру. 

Дәрес башында педагог балаларга һаваны тикшеренүче булырга тәкъдим итте. Балалар һаваның нәрсә икәнлеген, аның нинди элементлардан торуын, һавадан башка яшәп буламы-юкмы икәнлеге турында сөйләштеләр. Аннан соң катнашучылар белән сулыш гимнастикасы үткәрелде, алар һаваның башта борынга, аннары тамакка эләгүен белделәр, шуннан соң – уң һәм сул үпкәгә эләгә. Без сулыш алган вакытта, үпкә шар кебек һава белән тула һәм киңәя. Сулышны чыгарган вакытта үпкә анда булган һаваны чыгара һәм кечерәя. Шулай итеп, балалар үз сәламәтлекләрен һәм сулыш алу органнарын саклауның бик мөһим булуын, тәмәке тарткан кеше янында тормаска кирәклеген ачыкладылар.  Шулай ук алар һаваның бик җиңел булуын белделәр, ул судан да җиңелрәк, күзгә күренми торган, ягъни үтә күренмәле, һәм, әлбәттә аның формасы юк.

Дәрес ахырында балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар, алар үзләрен тикшеренүчеләр ролендә булу бик ошады, дип белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International