2019 елның 13 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сулыкларда ничек үз – үзеңне дөрес тотарга” дигән шөгыль булып узды. Шөгыльнең максаты булып сулыкларда, су коенганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлау һәм искә төшерү торды.
Шөгыль презентация белән башланып китте, анда төрле ситуацияләрне чишү юллары күрсәтелде.
Чара ахырында балалар сулыкларда үз – үзеңне ничек тоту турында бик күп яңалыклар белделәр.
Шөгыль күмәкләп “Диңгез күренеше” дигән аппликация ясау белән тәмамланды.
Бу чарада 18 кеше катнашты.