Яр Чаллы шәһәренең “Доверие” үзәге белгечләре Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләевны Россия көненә багышланган тантаналы чарага озатып бардылар

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләевны Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үткән Россия көненә багышланган тантаналы чарага озатып бардылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.

Комплекс холлында кунаклар Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документлары күргәзмәсе белән таныша алдылар. Күргәзмәне оештыручылар Казан губернасы чорында һөнәри белем барлыкка килү һәм совет елларында аның үсеше турында сөйләделәр.

Тантаналы чара Россия Федерациясе дәүләт гимнын башкарудан башланды. Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Россия көне белән котлады, аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана төрле артистлар, җырчылар һәм бию төркемнәре катнашында бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International