Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре шәһәр учреждениеләре белән мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.
2019 елның 11 июнендә Автозавод районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фассахова Татьяна Юрьевна hәм социаль хезмәткәр Колясева Айгөл Фаяз кызы Яр Чаллы шәhәренең Хезмәт ветераннары өчен пансионатында ял итүчеләр белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.
“Доверие” үзәге белгечләре очрашуда катнашучыларга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирделәр. Гражданнарга социль хезмәт курсәтүне хокукый җайга салу, өйдэ социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе hәм шартлары кебек сорауларны яктырттылар. Үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре hәм исемлеге, социаль хезмәтләргә тарифлар; түләүле hәм түләүсез нигездә социаль хезмәт күрсәтү шартлары турында сөйләделәр.
Очрашу барышында “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү темасы яктыртылды. “Гаиләгә кабул итү” төшенчәсе, яңа гаиләгә кабул ителә ала торган гражданнар категорияләре; гаиләгә кабул итү процедурасы, механизмы, гариза hәм карар кабул итү турында килешү төзү hәм өзү өчен документлар исемлеге әйтелде, айлык акчалата түләү тәртибе яктыртылды.
Яр Чаллы шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.