«Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен хәйриячеләр бик кызыклы чара үткәрделәр. «Морозко» сәүдә йорты хуҗасы В. Ю. Морозов хәйриячеләрнең җитәкчесе. Балаларга бәйрәмгә кунакка диңгез пиратлары килде. Балаларга кызыклы викториналар, башваткычлар үткәрделәр алар. Тәрбияләнүчеләр күзләрендә шатлык, елмаю һәм рәхмәт хисләре күп иде. Бәйрәм ахырында балаларга пиратлар татлы бүләкләр бирелде. Бу бәйрәм безнең балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз.
.jpg)