Россия көненә багышланган чаралар Алабугада узды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

    Алабуга шәһәренең “Доверие” халлыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ел саен Россия көненә багышланган чаралар уздыра. Бу чараларның максаты – балаларны бу бәйрәм белән таныштыру, аларда пстриотизм һәм толерантлык хисләре тәрбияләү. Быел да шушы бәйрәм уңаеннан балалар өчен берничә чара оештырылды. Үзәктә “Россиянең бөек кешеләре” дип исемләнгән почмак һәм балалар белән әңгәмә оештырылды. Бу чараларда малайлар һәм кызлар илебез тарихында зур эз калдырган кешеләрнең тормыш юлы белән таныштылар. “Россиянең хәрби куәте” дип исемләнгән күләмле картина ясау балаларга аеруча нык ошады.Шулай ук балалар Александр паркында күңелле уенар уйнадылар,  асфальтта рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International