2019 елның 11 июнендә Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендә социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхипова, Сарман муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Л. М. Гыйльметдинова, Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Л. З. Мөхлисуллина һәм башка чакырылган кунаклар котлады. Фидакарь һәм күпьеллык хезмәтләре өчен хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен Рөстәм Таҗиев һәм Рената Юнусова үзләренең җырлары белән сөендерделәр.