Россия көне
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта гражданлык тынычлыгы, закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең үзара килешеп яшәвен пропагандалаучы берничә чара үткәрелде.
10 июньдә социаль хезмәт алучылар Яңа Чишмәнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар, анда алар музей хезмәткәрләре белән берлектә Россия флагы ясадылар, аннары алар өчен музей буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрелде.
11 июнь көнне социаль хезмәт алучылар өчен социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл тарихи, хокукый, музыкаль, әдәби блоклардан торган «Мин яратам сине, Россия» дигән презентация күрсәтте.
12 июнь көнне интернатта яшәүче иң актив әбиләр һәм бабайлар район мәдәният һәм ял паркында узган конкурслар, презентацияләр, мастер-классларда катнаштылар һәм бәйрәм концерты карадылар.