2019 елның 14 июне. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток - Башлангыч “халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күпмедер вакытка “сыену” тапкан бу ведомствоара патронажда исәптә торучы М.гаиләнең үз куллары белән башкарылган иҗади эшләр. “Безнең иҗади башлангычыбыз” исеме астында рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Фитбол-гимнастика сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы» дигән мастер-класс үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә 26 майдан 27 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш»наркотикларга каршы республика акциясе уза.
2019 елның 11 нче июнендә Тукай районы Башкарма комитетында балигъ булмаган балаларның ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды.
«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Үсешкә юнәлдерелгән беренче ел гомеренең нәниләре белән уеннар» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
Сабан туе – 2019
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе кызлары һәм малайлар 2019 елның 14 июнендә шәһәр ипподромында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Сабантуй-2019» шәһәр Сабан туенда булдылар. Бәйрәмдә 38 бала һәм 16 ата-ана катнашты.
Балалар бик теләп спорт ярышларында һәм конкурсларда катнаштылар, үзләренең нинди җитез һәм оста булуларын күрсәтергә тырыштылар. Һәм алар, чикләүләренә дә карамастан, тормышка сөенеп, куелган максатларына ирешә белүләрен исбатладылар. Аларга тырышлыклары һәм нәтиҗәгә ирешергә омтылулары өчен бүләкләр тапшырылды.
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә «Тәмәке тарту яки сәламәтлек» дигән акция уздырды.
12 июньдә илебез Россия көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан балалар "Россиянең чәчәк атучы флагы"дигән коллектив - иҗади эш башкардылар. Эшнең максаты: Россия флагы чәчәкләренең әһәмиятен өйрәнү, үз Ватаныңа карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.