«Россия көне»

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Унынчы июнең 2019 елныда «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Мифтахова Г.И. Кукмара үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә Россия көненә багышланган чара үткәрде. Россия көне-азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең ризалык бәйрәме. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.

  Чараның максаты-Россиянең тарихи үткәненә һәм традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде.

  Чара барышында балигъ булмаганнар төрле сорауларга җавап биреп, Россия буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар Ватаныбыз символларын, төп тарихи вакыйгаларны, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, Россиянең бөек кешеләрен атадылар. Әлеге чарада балигъ булмаганнар үзләренең белемнәрен генә күрсәтеп калмыйча, күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр дә белделәр.

Әлеге чарада ун балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International