11 июнь көнне, “Россия көне”н бәйрәм итү уңаеннан, “Юлдаш" Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен белгечләр «Русьтән Россиягә кадәр» дип аталган тарихи квест уздырды.
Чараның максаты - Россия халыкларының тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә гражданлык үзаңын һәм җаваплылыгын, туган илгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Чара Россия дәүләте тарихы сәхифәләре буенча сәяхәт формасында оештырылды. Чарада катнашучылар «Россия Правительләре» темасына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, «Тарихи шәхесләр» галереясендәге танылган тарих эшлеклеләрен портретлары буенча танып атадылар. «Туган якны өйрәнү» бүлегендә туган як һәм Чистай шәһәре тарихы буенча үзләренең интеллектуаль белемнәрен күрсәттеләр. Квестның иң актив катнашучылары истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараны йомгаклап, тамашачылар өчен «Князь Владимир – креститель Руси» документаль фильмы күрсәтелде.