ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Тормышта сәламәт яшәү өчен спорт белән шөгелләнергә кирәк.

Бүген, агымдагы елның 30 нчы гыйнварында  “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр  арасында “Күңелле стартлар” дип исемләнгән  саф һавада ярыш уздырылды.

Спорт чарасының максаты - өлкән яшьтәге лаеклы ялдагы һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә  сәламәтлекне ныгыту һәм физик яктан чыныгу иде. Тернәкләнүчеләр ике тигез өлешкә бүленеп, төрле  сынаулар аша үттеләр. “Таяк бирү”, “Кыршау тәгәрәтү”, “Җитез туп” һәм башка уеннар аларның  тизлекләрен, җитезлекләрен   сынарга мөмкинлек бирде.

Уздырылган әлеге спорт чаралары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, өлкәннәребезнең сәламәтлеген ныгыта, тернәкләнүгә уңай йогынты ясый.

 

ВИЧ - ул инфекция, аның белән заралану СПИД авыруына китереп чыгарырга мөмкин. Авыруны кыйммәтле дарулар белән дәвалаганчы, аны булдырмый калу  яхшырак.

   29 һәм 30 гыйнварда Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан план буенча Югары Ырга, Яңа Ырга, Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы авылларында социаль хезмәт күрсәтү вакыты, күләме һәм сыйфаты тикшерелде.


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе
2019 нчы елның 30нчы гыйнварь көнне Югары Утар зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының " Шәфкатьлелек" булеге тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы " Ныклы сәламәтлек" дәресе үткәрде.

2019нчы елның 30нчы гыйнварында Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенеӊ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, «Мозартика» технологиясе буенча уен методикасы уздырылды.

Кар бабай көне

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 30нчы гыйнварда жыр укытучысы Городилова Н.Г. кече төркем балалары өчен Бөтендөнья Кар бабай көненә багышланган « Кар бабай, Кар бабай кышка, салкынга күнеккән» исемле күңел ачу чарасы үткәрделәр.  Чарада 17 инвалид бала катнашты. Балалар башта  төрле  уеннар уйнадылар, аннары кәгазьдән кар бабай ясадылар: аларга күз, борын куйдылар, үзләренең иҗади эшләренә мамык ярдәмендә кар өстәделәр.  Бүген Кар бабай тарихыннан күпме яңалык белде балалар! Кар бабайның колагына үз теләгеңне пышылдап әйтсәң, ул һичшиксез тормышка ашачак, - диләр. Тикшереп карыйбызмы?...

 

 

Бер гасырлык юбилей

 

2019 елның 30 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Мин һәм минем тәнем” дип исемләнгән видео дәрес үткәрделәр.

«Почемучка» түгәрәге эше кысаларында “Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәттә торучы 7-12 яшьлек 12 бала арасында «Кышкы табышмаклар» темасына утырышын үткәрде.

 

30 нчы гыйнвар 2019 нчы ел, чәршәмбе

      «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Иртәнге күңелле гимнастика»  дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International