«Кышкы табышмаклар». “Веста” Үзәге.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

«Почемучка» түгәрәге эше кысаларында “Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәттә торучы 7-12 яшьлек 12 бала арасында «Кышкы табышмаклар» темасына утырышын үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның кышкы табигать күренешләре турында табигый – фәнни күзаллауларын формалаштыру.

Балалар әлеге әрестә кызыклы тәҗрибәләр уздырдылар, килеп туган проблемалар турында фикер алыштылар, кызыксындырган сорауларга җавап эзләгән галимнәргә әверелделәр. Барлык биремнәр дә кыш табышмакларына багышланган иде. Балалар “Ни өчен кар ак төстә”, “Кар бөртекләрендә ничә нур бар?”, “Нәрсә ул боз?”, "Бозны ничек буярга?” һ.б. Кайбер сорауларга балалар тәҗрибә аша җавап бирә алдылар, кайберләренә видеофильм һәм презентацияләр карап кына җавап алдылар. Яшь галимнәр әлегә җавап таба алмаган сораулар да булды.

Очрашу ахырында балалар киләсе утырышка хакыйкатькә кадәр казынырга һәм аңлашылмаган сорауларга җаваплар табарга вәгъдә бирделәр. Чөнки әзер материал алуга караганда, үзебезгә белем алу күпкә кызыклырак һәм файдалырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International