Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы килеп туган очракта хезмәткәрләр белән өйрәнүләр үткәрелде.
«Үсенте» клубы эше кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Олеся Мингазетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Картинкаларда тарих» дигән төркемле дәрес үткәрде.
2019 нчы елның 29 нчы гыйнвары көнне “Веста” Үзәгендә “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Өйдә кияр өчен тапочкалар бәйләү” дип аталган дәрес үтте.
"Өйгә бәйрәм" технологиясе кысаларында гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 1 нче урта мәктәп волонтерлары белән берлектә инвалид бала Янилина Викторияне туган көне белән котлау оештырдылар.
Мамадышның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Забота” үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре ял итүчелэр белән «Курчактерапия» инновацион технологиясен үткәрделәр.
"Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә үзара җайлашу этабын узу өчен «Яшь гаилә мәктәбе» программасы үз эшен дәвам итә. Программа гаилә институтын ныгытуга, җаваплы ата-аналарны пропагандалауга, гаилә мөнәсәбәтләрен гармонизацияләүгә юнәлдерелгән.
Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Мурадян Рубик Сергеевич ясаган картиналардан күргәзмә оештырыла.
Алабуганың "Доверие" үзәге белгечләре ел саен гаиләләр белән эшләүнә яңа технологияләрен һәм формаларын эшкә кертәләр. 2018 ел ахырында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Казан шәһәрендә "Витражи", "Усадьба", "Городок", "Туманы" методикалары буенча специальләшкән инновацион коррекцион-үстерүче "Мозартика"технологиясе буенча белем алды.
Алабуганың «Доверие» үзәгендә «Profibook» проектын тормышка ашыру башланды, ул «РИТЭК» социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында грант отты. Проектның максаты-балаларның үз һәвәслекләрен, гаилә кыйммәтләрен һәм сәләтләрен исәпкә алып һөнәр, карьера, тормыш юлын аңлы сайлауга әзерлеген формалаштыру. Грант акчасы китаплар әзерләүгә һәм һөнәри юнәлеш бирүче уеннар сатып алуга юнәлдереләчәк.
Балигъ булмаганнар балалар белән патриотик эш кысаларында «Доверие» үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары белән чара уздырганнар. «Ленинград метрономы» фильм карау чарасы Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган иде.