29 һәм 30 гыйнварда Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан план буенча Югары Ырга, Яңа Ырга, Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы авылларында социаль хезмәт күрсәтү вакыты, күләме һәм сыйфаты тикшерелде. Шулай ук хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт алучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирделәр.
Тикшерү барышында социаль хезмәткәрләрнең үз эшләрен тиешенчә башкарулары ачыкланды. Нәтиҗәдә туганнарына күченү сәбәпле вакытлыча социаль хезмәт күрсәтүдән төшерү турында бер гариза, Пенсия фонды аша тәрбияләнүгә күчү сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүдән төшерү турында икенче гариза кабул ителде.