2019 елның 30 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Мин һәм минем тәнем” дип исемләнгән видео дәрес үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: кешенең тән төзелеше белән таныштыру, органнарның функцияләре турында белгән белемнәрен ныгыту, үз – үзеңә ничек ярдәм итеп булу турында аңлату.
Шөгыль барышында сорау – җавап, видео дәрес, шакмаклап рәсем төшерү булды.