«Мозартика» технологиясе буенча уен методикасы уздырылды.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

2019нчы елның 30нчы гыйнварында Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенеӊ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, «Мозартика» технологиясе буенча уен методикасы уздырылды. Әлеге методика «Павлин» дип атала иде. Ул дәрес балага үзенең эчке эмоциональ халәтен һәм кәефенең динамик төстәге моделен төзергә мөмкинлек бирә. Уен барышында балалар үз күз аллауларын китереп мозаик материаллардан серле Павлин кошын ясадылар. Дәресләрдән соң балалар көндәлек тормышка уңай кызыксыну белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International