30 нчы гыйнвар 2019 нчы ел, чәршәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Иртәнге күңелле гимнастика» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: уңай эмоцияләр, коллективизм хисләре үсешенә ярдәм итү һәм сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау.
Иртәнге күңелле гимнастика чарасы сулыш алу һәм гомуми үсеш бирә торган күнегүләрдән башланды. Соңыннан катнашучылар ритмик музыка белән бергә бию хәрәкәтләрен бик теләп башкардылар, үзләренең кәефләре яхшыруын һәм күңел күтәренкелеге тоюларын билгеләп үттеләр. Инструктор "Соку Бачи Вира" һәм «Помогатор» дигән күңелле хәрәкәтчән уен үткәрде. Чара мускулларны йомшарту, сулышны торгызу өчен күнегүләр һәм өй шартларында дәресләр өчен инструктор киңәшләре белән тәмамланды.
Социаль хезмәт алучылар үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.