2019 елның 31 гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Күңелле яшибез!” дип исемләнгән өстәл уеннарын уйнарга өйрәтте.
2019 нчы елның 31 гыйнварында Әтнә муниципаль районы «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карамакта торган өлкәннәр белән “Скандинавча йөрү” технологиясен кулланып чираттагы дәрес үткәрделәр. Технологиянең максаты – өлкәннәрдә тормышка карата физик кызыксындыру дәрәҗәсен арттыру, физик һәм психологик сәламәтлекләренең уңай якка үзгәрүен яхшырту. Әлеге технология нәтиҗәсендә карамакта торучы өлкәннәребезнең сәламәтлеге яхшырды һәм уңай энергия алдылар.
Сәламәт саклагыч технологияләрне куллану
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 31нче гыйнварда жыр укытучысы Городилова Н.Г. сәламәт саклагыч технологияләрне кулланып, «Тылсымчы кыш» исемле тематик чара уздырды. Чараның максаты- балаларның кыш турында күзаллауларын ныгыту, сәламәт саклагыч технологияләрен кулланып, музыка эшчәнлегенең төрле төрләрендә музыкаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Катнашучылар саны - 22 инвалид бала, 7 ата-ана. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, үзләре дә сизмичә сулыш алу гимнастикасын һәм уен массажын үтәделәр.
Россиядә “Җиңү хаты” дип аталган социаль акция башланып китте. Бөтен Россия территориясендә үткәрелә торган чарадан Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге волонтерлары да читтә калмый.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү өчен иң нәтиҗәле урын булып гаилә тора. Шул ук вакытта гаилә үзе дә катлаулы система. Әти-әни үсештә тайпылышлар булган баланы кабул итәргә һәм системалы рәвештә эшли башларга тиеш. Гаилә системасы яңа эш дәрәҗәсенә чыгарга, теләсә кайсы система өчен табигый каршылыкны җиңәргә, үз үсешенең яңа таләпләре нигезендә үзгәрергә тиеш. Гаиләнең үзенә ярдәм итү һәм аны реабилитацияләү момкинлекләре чикле баланы аеруча нәтиҗәле социальләштерергә мөмкинлек бирә. Тормыш шартларын яхшырту перспективаларын билгеләү, үз чиратында, гаиләгә иҗтимагый тормыштан төшеп калмаска һәм аеруча файдалы һәм кирәкле булырга мөмкинлек бирәчәк.
2019 елнын 29 гыйнвар көнендэ «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнутдинова Ф.Т. “Өйдә хезмәт күрсәтү” технологиясе кысаларына таянып мөмкинлеге чикле бала белән чара үткәрде.
2019 елның 29 гыйнварында Мамадыш муниципаль районынын «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау мәктәбе» тыңлаучыларының «Өлкән яшьтәге кешеләрдә гриппның өзлегүләрен профилактикалау " темасына чираттагы дәресе узды.
2019 елның 31 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә спорт – сәламәтләндерү чарасы үтте.
31 нче гыйнвар 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова «твистинг» техникасы белән шардан йөрәк ясау буенча мастер-класс үткәрде.
«Сталинград сугышы» истәлегенә.
Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Тормышта сәламәт яшәү өчен спорт белән шөгелләнергә кирәк.
Бүген, агымдагы елның 30 нчы гыйнварында “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр арасында “Күңелле стартлар” дип исемләнгән саф һавада ярыш уздырылды.
Спорт чарасының максаты - өлкән яшьтәге лаеклы ялдагы һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә сәламәтлекне ныгыту һәм физик яктан чыныгу иде. Тернәкләнүчеләр ике тигез өлешкә бүленеп, төрле сынаулар аша үттеләр. “Таяк бирү”, “Кыршау тәгәрәтү”, “Җитез туп” һәм башка уеннар аларның тизлекләрен, җитезлекләрен сынарга мөмкинлек бирде.
Уздырылган әлеге спорт чаралары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, өлкәннәребезнең сәламәтлеген ныгыта, тернәкләнүгә уңай йогынты ясый.