ВИЧ - ул инфекция, аның белән заралану СПИД авыруына китереп чыгарырга мөмкин. Авыруны кыйммәтле дарулар белән дәвалаганчы, аны булдырмый калу яхшырак. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында узган бүгенге әңгәмә шул турында барды. Өлкән шәфкать туташы Мингазова И.Г. инфекциянең ничек барлыкка килүе һәм таралуы турында аңлатты. Әңгәмәдә катнашучылар инфекциянең йөткергәндә, төчкергәндә, кул кысышканда, үбешкәндә , мунчада, бассейнда йокмавын белделәр.
Әңгәмә ахырында нәтиҗә ясалды: ВИЧ-инфекция һәм СПИД турында белү сәламәтлекләрен саклау өчен бик мөһим.