Кар бабай көне
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 30нчы гыйнварда жыр укытучысы Городилова Н.Г. кече төркем балалары өчен Бөтендөнья Кар бабай көненә багышланган « Кар бабай, Кар бабай кышка, салкынга күнеккән» исемле күңел ачу чарасы үткәрделәр. Чарада 17 инвалид бала катнашты. Балалар башта төрле уеннар уйнадылар, аннары кәгазьдән кар бабай ясадылар: аларга күз, борын куйдылар, үзләренең иҗади эшләренә мамык ярдәмендә кар өстәделәр. Бүген Кар бабай тарихыннан күпме яңалык белде балалар! Кар бабайның колагына үз теләгеңне пышылдап әйтсәң, ул һичшиксез тормышка ашачак, - диләр. Тикшереп карыйбызмы?...