Бер гасырлык юбилей

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Әлеге язмам хөрмәтле авылдашым,тормышның ачысын - төчесен күргән,сабыр,авырлыкларга бирешмичә,бүгенге көндә авылыбызның хөрмәтле кешесе булып гомер кичерүче Зәнфирә апа турында.
Зәнфирә тормышта нинди генә авырлыклар кичерсә дә хаман шат күңелле,йөзендә хэрчак елмаю. Ә тормыш хатирәләренә күз салсаң, аның рух хәм күңел ныклыгына сокланмаслык тюгел.
Илебезгә кара афәт килә.Сугыш башлана.Нәкъ шул 1941 нче елның 28 нче гыйнварында кечкенә кыз дөньяга килә. Зәнфирә апага 5 ай тулуга, әтисен сугышка алалар. Өйдә 5 бала, сукыр әбиләре хәм әнисе кала. Сугыш чорындагы хәерчелекне, тормыш михнәтләрен әйтеп тэ, язып та бетерерлек түгел. Өч чакрым ераклыктагы авылга Зәнфирә апа укырга йөри.Өстә юк,яланаяк.Бер ел укый алмыйча урын өстендә авырып ята. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Зәнфирә апа Көчек авылына барып укый. Атнага бер тапкыр гына әнисе янына кайта ала.Абыйсы Ижау шәхәренә кайтып урнашкач , аларда ике ел ярым бала карарга булыша. Укуны калдырырга туры килә аңа.Тирсәгә кайтып, 17 яшендә май заводына эшкә керә.Тормышка чыгып өч бала тәрбияләп устерә.Тормыш иптәше үлгәндә,аңа әле 37 яшь тэ тулмаган була.Шулай яшьли тол калып,өч ятимне аякка бастыра.Үзем генә ялгыз калдым дип, беркемгә дә күз яшен күрсәтми, зарын да сөйләми. Кайгы сагалап кына торгандай, 43 яшендә улын югалта.
Бүгенге көндә Чаллыда яшәүче кызлары,оныклары өчен сөенеп яши ул.
Сугыш чорларын сөйләгәндә,Зәнфирә апа күз яшьләрен яшерә алмый: "Рәхмәт,газиз әниемә.Без ачтан үлмәсен өчен, үлгән ат ите алып кайтты.Колхозда акча бирмиләр,ашарга,кияргә юк,аякларым өшеде,ачтан аңымны югалтып яттым.Әмма әнием безне яшәтер өчен бар кәчен куйды.Без исән калдык,"-ди.
Әллә тормыш михнәтләрен күргәнгә,шигъри күңелле ул Зәнфирә апа. Ул авылыбызда бердәнбер бәет чыгаручы. Аның мэрхүм авылдашлары турында язылган бәетләре бик күп.
Шигырьлэрен укыганда да аның хәр сүзне йөрәкне телгәли,күңелле моңландыра.Сезгә дә аның иҗат җимешен тәкьдим итәргә телим.
Зәнфирә апа уткән тормыш юлу хәркемгә үрнәк.Ул бәхетле.Тормыш юлында авырлыкларга бирешми,көчле рухлы булып лаеклы,мәгьнэле тормыш үткән.Җор телле,шат күңелле Зәнфирә апа бүген дә авылдашлары арасында хөрмәт тоеп яши.

Лилия бәете.
1. Әй туганнар,кардәшләрем,
Зинхар гафу итегез
Сездән рөхсәт сорамыйча
Бәет язып куюым
2.Ходай биргән гомерләрдә
Язмышны беркем белмәс
Күпме генә яшәсәктә
Бер кем яшәүдән туймас.
3. Иртән торып тышка чыккач
Зәңгәр офыкка кара
Ходайның кодрате киң
Аннан сабырлык сора.
4. Яңа өемә төшләремдә
Мин күптән челтәр элдем
Яшьли гүргә керәсемне
Куптән мин төштә күрдем.
5. Яңа өемнең ал ягына
Чәчәк үстерә алмадым
Кем уйлаган туганнарга
Хәсрәтләркитерермен дип.
6. Сабантуйда кияр өчен
Ап-ак кофта бәйләдем.
Бер кидем дә,салып куйдым
Башка кия алмадым.
7. Иртән торып тышка чыккач
Җылы йомшак җил исте
Сылу матур тәннәремне
Тимер газраил изде.
8. Ишекләрдән тулып керә идең
Бүлмә тутырып кычкырып көлә идең
Ниләл булды сиңа Лилиякәй?
Бигрәк яшьли кара гүргә кердең.
9. Әнекәем Лилияңне,
Яшисеңдер сагынып,зарыгып
Чыклы чәчәк кебек күзләреңнән
Хәр көн саен яшьләр тамадыр.
10. Ниләргә бу газиз дөнья
Гомерләрне тигез кормаган
Пар күгәрчендәй гөрләшеп
Яшәүгә насыйп булмаган.
11.Язам сызам, язам сызам.
Күздән кайнар яшь тама
Әнкәемнең йөрәгеннән
Сыкрап-сыкрап кан тама.
12. Тормышымны аллы-гөлле итеп
Сынатмадым , хич бер кайда да
Шушы тормышымны калдырасы
Уй килмәде, хич беркайчанда.
13. Соңгы иртәләрем җитәр диеп
Сизенепләр йөрдем ахрысы
Барсы булсын яшь чагында диеп
Булдырырга тырыштым барында.
14. Сентябрьнең 16-сы көнне
Өйләремнән чогып киттем мин
Соңгы юлым аша үтәсемне
Күз анамый уттем бит.
15. Кызым,бэгърем өйдә калды
Кайтып җитегез тизрәк дип
Сизгән аның ахры күңелләре
Кире кайтмасымны әйләнеп.
16. Ничә көннәр больницада яттым
Аңнарыма килә алмадым
Әйтәсе сүзләрем өчтә калды
Сезнекен дә ишетә алмадым.
17. Әнкәй,туганнарым дус-ишләрем
Сезне калдырып китәм мәңгегә
Мине хәзер искә алып кына
Яшәрсез сез калган гомерегездә.
18. Кызым кала,шунсы укенечле
Кемнәр аны, назлап юатыр?
"Кызым"-диеп йомшак тавыш белән
Кочагына алып иркәләр.
19. Илсир

  тормыш авырлыгы сиңа кала
Кызыбызны үстер,кактырма!
Елаганда алларыңа алып
Юатырга аны онытма!.
20.Мине сагынып моңсуланган чакта
Рәсемем күп,алып карарсыз
Йә булмаса язган тасмам аша
Тавышымны тыңларсыз шуннан.
21. Әнкәй бөтен авырлыклар сиңа төште
Мең рәхмәтле булып каламын
Ярдәм кулы суздың кирәк чакта
Озатып калдың соңгы юлга да.
22. Зыяратның капкаларын
Ничә ачып ,ничә ябам
Балакаем, ничек түзим
Бигрәкләр дә сагынам
Сыңар канат.(Шигырь)
1.Очып китәр идем хаваларга
Канатланып очар кош булсам.
Тик канатлар, сыңар очып булмый
Кошлар сыман,очып талпынып.
2.Кошлар да бит,сыңар канат белән
Оча алмый, төшә җирләргә
Сыңар канат белән яшәүләре
Кыенлаша,соңгы көннәрдә.
3. Күңелебез булсын, хәр көн ачык
Йөзебездән нурлар сибелсен
Алга атлыйк, өмет чаткылары белән
Авырлыгын җиңеп тормышның.
Ачы язмыш.(Җыр).
1. Очрашуга бардым синең белән
Җәйнең якты,нурлы кичендщ
Аерылышу көне булыр дигән
Уй килмәде хич бер күңелгә.
2. Син ягымлы гына, миңа әйттең,
Бу көнебез,соңгы очрашу
Йөрәгемә шул чак,ул сүзләрең
Кадагандай булды утлы ук.
3.Аерылышу минутлары җиткәч
Туктагандай булды йөрәгем
Ни булды соң?Соңгы адым җиткәч
Төш кенәме, бу дип уйладым.
4. Күрсәтмәдем сиңа,күз яшемне,
Калдырсаң да , авыр хәлләргә
Кемгә сөйлим,ачы серләремне
Язмыш шулдыр, кирәк түзәргә.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International