“Күңелле стартлар”, Балтач

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Тормышта сәламәт яшәү өчен спорт белән шөгелләнергә кирәк.

Бүген, агымдагы елның 30 нчы гыйнварында  “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр  арасында “Күңелле стартлар” дип исемләнгән  саф һавада ярыш уздырылды.

Спорт чарасының максаты - өлкән яшьтәге лаеклы ялдагы һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә  сәламәтлекне ныгыту һәм физик яктан чыныгу иде. Тернәкләнүчеләр ике тигез өлешкә бүленеп, төрле  сынаулар аша үттеләр. “Таяк бирү”, “Кыршау тәгәрәтү”, “Җитез туп” һәм башка уеннар аларның  тизлекләрен, җитезлекләрен   сынарга мөмкинлек бирде.

Уздырылган әлеге спорт чаралары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, өлкәннәребезнең сәламәтлеген ныгыта, тернәкләнүгә уңай йогынты ясый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International