ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

“Усеш” клубы кысаларында 2019 нчы елның 13 нче марты көнне Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәгендә эшләүче социаль педагог Олеся Мингазетдинова социаль хезмәт күрсәтелүче 14 балигъ булмаган, шул исәптән мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Яз бәйрәмнәре!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

“Аеклык ноктасы” клубы кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын-кызлар белән “Үз-үзеңне бәяләү” дип аталган дәрес үткәрде.

    «Изгелек»  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  Су-Джок терапия белгече  Лидия Шумская социаль хезмәт алучылар өчен  Су-Джок терапия  буенча гамәли шөгыль үткәрде.

Чирмешән районының социаль хезмәт күрсәтүдә 3 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. Шуларның берсе Мөхәммәтшин Габдулла Мөхәммәтша улы. Аңа 2018 елның 3 мартыннан бирле хезмәт күрсәтә.

2019 елның январеннан «Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе эшли башлады.

 

Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның өлкән полиция майоры Федотов Александр Васильевич белән очрашуы булып узды. 

19 март көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының  ял  бүлмәсендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан – минем  биографиям» дигән тематик  чара узды.

«Халыкка шатлык бүләк итик» дигән концерт программасы белән 14-нче номерлы ДЮЦ яшь артистлары Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар йортна 19.03.2019 елны килде.

 

Интернат-йортта «Язгы игелек атнасы»

2019 елның 19 марты

          "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» республика акциясе кысаларында Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре булдылар. Алар үзләре белән даими укучылар өчен әдәбият алып килделәр, игелеккә багышланган чара үткәрделәр, яхшылык турында мәкальләр искә төшерделәр, кызыклы хикәя сөйләделәр. Чара ахырында әби-бабайларга татлы бүләкләр өләштеләр.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

  Арча  балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә чираттагы танып белү, сөйләм телен үстерү дәрес үткәрелде. Чара тәмле артикуляцион күнегүләре элементлары белән аралашып барды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International