«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Су-Джок терапия буенча гамәли шөгыль

2019 елның 19 марты, сишәмбе

     «Изгелек»  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  Су-Джок терапия белгече  Лидия Шумская социаль хезмәт алучылар өчен  Су-Джок терапия  буенча гамәли шөгыль үткәрде.

     Шөгыльнең максаты: буыннар тонусын нормальләштерү, баш мие эшчәнлеген стимуллаштыру һәм Су-Джок массажерлары ярдәмендә сәламәтлекне коррекцияләү.

           Шөгыль барышында социаль хезмәт алучылар әлеге дәвалау алымының тарихы турында белделәр. Һәр кешенең уч һәм табаннарында барлык органнар һәм системалар эше өчен җавап бирүче нокталар бар. Махсус энә белән бу нокталарга тәэсир итеп, сәламәтлекне яхшыртырга мөмкин. Бу ысул һәркемгә дә уңайлы һәм өй шартларында да кулланырга мөмкин.

      Социаль хезмәт алучылар Су-Джок массажерлар куллану буенча практик тәҗрибә алып, аларның  организмдагы актив нокталарга йогынты ясавы турында белделәр.

Шөгыль  ахырында барысына да учларда һәм табаннарда актив нокталар күрсәтелгән  буклетлар таратылды.

Чарада  31 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International