Интернат-йортта «Язгы игелек атнасы»
2019 елның 19 марты
"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» республика акциясе кысаларында Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре булдылар. Алар үзләре белән даими укучылар өчен әдәбият алып килделәр, игелеккә багышланган чара үткәрделәр, яхшылык турында мәкальләр искә төшерделәр, кызыклы хикәя сөйләделәр. Чара ахырында әби-бабайларга татлы бүләкләр өләштеләр.