Балалар “Кляксография. Трубочка ярдәмендә рәсем ясау”ны сайладылар.
18 март көнне Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль ярдәмгә мохтаҗ, үзәктә социаль хезмәтләр кабул итүче балалар 30 балигъ булмаган бала һәм аларның әниләре өчен "Яз бәйрәме" дип аталган социаль-анимацион чара оештырылды. Әлеге чарада Гаилә эчендә низаглар булган һәм социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
2019 елның 19 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Ил – безнең уртак йортыбыз” дигән викторина үтте.
«Балаларга көч кулланмау» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Бәхәссез тотыш» дигән темага тренинг үткәрде.
2019 елның 15 мартында, база нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән һөнәри юнәлеш һәм белем бирү буенча белгеч, Огородникова Ләйлә «Безнең иртәгә!» дип исемләнгән чара үткәрде
Гиацинт- яз көне беренчеләрдән булып ата торган матур чәчәк. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында хезмәт белән дәвалау шөгылендә “торцевание” алымы белән гиацинт чәчәге ясадылар.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2019 нчы елның 14 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 6 мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде.
2019 нчы елның 14 нче марты көнне балигъ булмаганнар арасында каты мөгаләмәне профилактикалау эше кысаларында Түбән Кама шәһәрнең “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Гаилә тормышында этика һәм психология. Кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» курсы кысаларында 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында “Шикле уродлык комплексы” дип аталган дәрес үткәрде.
“Усеш” клубы кысаларында 2019 нчы елның 13 нче марты көнне Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәгендә эшләүче социаль педагог Олеся Мингазетдинова социаль хезмәт күрсәтелүче 14 балигъ булмаган, шул исәптән мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Яз бәйрәмнәре!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
“Аеклык ноктасы” клубы кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын-кызлар белән “Үз-үзеңне бәяләү” дип аталган дәрес үткәрде.