2019 елның январеннан «Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе эшли башлады.
Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына көнкүрештә гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмиләр, иминлек чаралары турында оныталар. Хәзерге заманда янгын куркынычсызлыгы белән бәйле проблемалар, көнкүреш газы шартлау һәм башка гадәттән тыш хәлләр, шулай ук шәхси куркынычсызлык белән бәйле мәсьәләләр бик актуаль.
Технологиянең максаты - өлкән яшьтәге затларның һәм инвалидларның көндәлек тормыш иминлеген тәэмин итү, тормыш сыйфатын күтәрү, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә иминлек мәсьәләләре турында мәгълүмат бирү.
Технология кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр өлкәннәр белән әңгәмә алып баралар, социаль хезмәт алучыларга белешмәләр һәм буклетлар тараталар. Әлеге технология 192 социаль хезмәт алучыны колачлый.