“Усеш” клубы кысаларында 2019 нчы елның 13 нче марты көнне Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәгендә эшләүче социаль педагог Олеся Мингазетдинова социаль хезмәт күрсәтелүче 14 балигъ булмаган, шул исәптән мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Яз бәйрәмнәре!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларда яз бәйрәмнәре турында булган күзаллауны киңәйтү, образлы фикерләүне үстерү, балаларны рус халкы традицияләренә һәм мәдәниятенә җәлеп итү.
Дәрес яз турында әңгәмә белән башланып китте. Педагог балаларга яз аена туры килә торган бәйрәмнәр турында сөйләп үтте, һәрбер бәйрәмнең үз тарихы, традицияләре бар икәнен ассызыклады. Шуннан соң балалар аларга мәгълүм булган язның беренче билгеләрен әйтеп уздылар. Әңгәмәдән соң педагог балаларга берничә табышмак әйтте һәм “Веснянка” дип аталган уен уйнап алырга тәкъдим итте. Әлеге уен барышында катнашучылар хәрәкәт координациясе, түземлелек кебек сыйфатларны үстерделәр. Шуннан соң педагог балаларга язның символлары булып торган күчмә кошлар һәм беренче чәчәкләр сүрәтләнгән картиналарны буярга тәкъдим итте.
Дәрес азагында балалар бер-берсенә үзләренең рәсемнәрен күрсәттеләр һәм анда нәрсә төшерелгәнлеген аңлаттылар. Балалар позитив эмоцияләр алдылар һәм яхшы кәеф белән заряд алдылар.