ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Гондыр авылында гомер итүче Степанова Мария Алексеевнага 18 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов, җаваплылыгы чикләнгән “Алга” җәмгыятенең баш икътисадчысы Фәнил Ибениев һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Балтач җирлегендә гомер итүче Петрова Зинаида Кузьминичнага 18 март көнне 90 яшь тулды.

«Һөнәри юнәлеш бирүче калейдоскоп программасын тормышка ашыру кысаларында. Һөнәрем минем хыялым» балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Дантист» теш табибы клиникасында булдылар», анда балаларны ике медицина белгечлеге: терапевт-теш табибы һәм ортопед-теш табибы белән таныштырдылар. «Дантист» клиникасында балаларга табибның эш урынын, тешләрне дәвалау һәм протезлау өчен табиб куллана торган коралларын күрсәттеләр. Клиниканың табибы Станислав Ремеслов аңлатты, терапия-теш табибы авыз куышлыгы авыруларын дәвалый һәм тешләрне реставрацияли, ә менә ортопед- теш табибы аны протезист дип тә атыйлар, аның төп бурычы – тешләрне торгызу, яңарту. «Тешләрне тиешенчә карамыйча йөрсәң кариес тиз үсә, - дип сөйли балаларга Станислав Ремеслов, - ә соңыннан теш авырулары - пульпит. Мондый проблемалар килеп чыгу ихтималын киметү өчен авыз куышлыгы гигиенасы үтәү кирәк. Тешләрне сыйфатлы карау өчен, щетка, паста һәм башка гигиена чараларын дөрес сайлау бәйле». Табиб теш җепләрен ничек дөрес кулланырга кирәк һәм тешләрне щетка белән ничек чистартырга кирәклеген күрсәтте. «Теш табиблары электән үк барлыкка килгәннәр. Һәм хәзер теш табибы һөнәренә ихтыяҗ шактый зур һәм дәрәҗәле санала. Безнең тәрбияләнүчеләргә теш табибы клиникасында экскурсия бик ошады, ул бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты», - дип уртаклашты приют тәрбиячесе Ираида Мадиярова.
Иң көтеп алынган балалар бәйрәме - бу, һичшиксез, бала туган көне, аны оештыру тирә юньдәгеләрдән тырышлык һәм фантазияләр таләп итә. Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, нәкъ менә бу көнне бала - чараның төп герое була. Түбән Каманың «Балкыш» приютында «Туган көннәр» бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде, март аенда туган балалар турында да онытмадык. Ә уеннардан башка нинди бәйрәм? Бәйрәмдә Убырлы карчык кунакта булды, барысы белән бергә биеде, уйнады, табышмаклар әйтеште, көлде һәм күңел ачты. Бу бәйрәм көнендә балалар бик күңелле вакыт үткәрделәр, алар төрле конкурсларда, күңелле викториналарда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар: «Кабатла», «Убырлы карчык өчен сыйны җый», «Хуҗабикәләр», «Әкиятне тап». Туган көннәре булган балаларга каравай җырладылар, балалар дусларын котладылар, үзләренең елмаюларын һәм алкышларын бүләк иттеләр. Тәрбиячеләр: Лилия Әглиуллина, Әнисә Гайнуллина.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган программаны тормышка ашыру кысаларында ,   Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчадагы Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә урнашкан “Әлифба” музеенда булдылар. 

Терроризмга каршы тәрбия, мәгълүмат бирү кысаларында приютта тәрбияләнүчеләргә “Әниләр өйдә юкта"дигән тематик әңгәмәләр үткәрелде. Чарада балалар терроризм турында белемнәрен камилләштерделәр, җинаять корбаны булу, таныш булмаган кешеләр яки предметлар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.

Саф һавада йөрү һәм дәресләр грипп һәм ОРВИ профилактикасы өчен менә дигән чара булып тора.  Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровский картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» «Өлкәннәр өчен фитнес технологиясе» кысаларында ЛФК инструкторы Зөлфия Нуриева һәм фельдшер Лилия Шаһиева ачык һавада дәрес үткәрде.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” «Хәтирәләр яңарту терапиясе»  технологиясе  чаралар оештырыла.

2019 нчы елның 13 нче марты көнне “Якын кешеләр” клубы кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге белгече Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче 13 әти-әни өчен “Үзара аңлашучанлыкны җайга салабыз” дип аталган дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасында һөнәрләр елы кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Рита Зайнуллина 5 нче санлы социаль участогында «Һөнәр сайлау курсы нигезләрендә» 13 бала һәм яшүсмер арасында «Лингвистик һөнәрләр» дип аталган чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International