Мөхәммәтшин Габдулла Мөхәммәтша улы- Бөек Ватан сугышы ветераны, Чирмешән КЦСОН "Мәрхәмәтле йөрәк"

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Чирмешән районының социаль хезмәт күрсәтүдә 3 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. Шуларның берсе Мөхәммәтшин Габдулла Мөхәммәтша улы. Аңа 2018 елның 3 мартыннан бирле хезмәт күрсәтә. Аны Әхмәтшина Гөлшат Минкашиф кызы карый. Ул бер үзе генә яши, шуңа күрә социаль хезмәткәр килүен түземсезлек белән көтә.

Габдулла абый 1925 елның 15 мартында Чирмешән районының Лашман авылында туа. Ул фронтка 17 яшендә китә. Брянск, Орел, Смоленск өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссиядәге сугышларның берсендә ул авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1 ел һәм 4 ай эчендә фашист концлагерының бөтен дәһшәтләрен кичерә.  Һәм 1945 елның маенда гына совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. 1950 елда туган ягына әйләнеп кайта һәм гомере буе «Сельхозтехника»да эшли. Бүгенге көнгә кадәр аның хәтере бик яхшы һәм ул сөйләшергә ярата. Китаплар һәм газеталар укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International