Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның өлкән полиция майоры Федотов Александр Васильевич белән очрашуы булып узды. Әлеге очрашуның максаты-интернат-йортта яшәүчеләргә өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очраклары турында мәгълүмат җиткерү иде. Алдакчыларның зыян күрүчеләр еш кына халыкның социаль яклауга мохтаҗ категорияләре: балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр була.
Александр Федотов алдакчыларның эш алымнары турында сөйләде, һәм караклардан зыян күрүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә өйрәтте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый әңгәмәләр Буаның интернат-йортында даими рәвештә «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»терапиясе кысаларында үткәрелә.