Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Татарстан – минем биографиям!» чарасы

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Максат: Татарстан Республикасының барлык  өлкәләрендә үсеш белән танышу,  һәр кешенең биографиясендә республиканың ролен билгеләү, патриотик хисләрне үстерү.

      19 март көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының  ял  бүлмәсендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан – минем  биографиям» дигән тематик  чара узды. Чара барышында безнең республика турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады, республикабызның символикасы турында белешмәләр бирелде. Мәдәни-массакүләм чараларны оештыручы Заһидуллина А. З.  республикабызның үсеше турында сөйләде. Шулай ук өлкәннәрне Мөслим  районында яшәүче язучылар, шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты белән таныштырды. Чара ахырында әлеге тема буенча тест үткәрелде һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  кроссворд  чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International